Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәбрис Яруллин татар КВНы турында: Сәхнә бүген – чын сугыш кыры
Бу минутларда Казанның “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” Югары татар лигасының ярымфинал уены тәмамланды.
(Казан, 6 тапрель, “Татар-информ”, Чулпан ШАКИРОВА). Бәйгедә Буаның “Чүпрә”, Әлмәтнең “ӘДМХИ”, Арчаның “Казан арты”, Мәскәүнең “Понаехали” , КГАУның “Әкәмәт”, ИФМК КФУның “Татар team”, КИУның “Арыш мае” командалары көч сынашты.
Шаяннар һәм тапкырлар клубының татар лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев һәр чыгышлары биш балл белән бәяләнергә лаеклы “Казан арты”, “Татар team”, “Әкәмәт” командаларын аерым билгеләп үтте. “Арыш мае”, “Чүпрә”, Понаехали” төркемнәренә исә килгән өчен зур рәхмәт белдерде һәм: “Сезнең потенциалыгыз бик зур, бу сәхнәдә сезне кабат күрербез дип ышанып калабыз”, – диде.
Инстаграмда беренче татар блогеры “Татар малай” - Ринат Галиәхмәтов командаларның һәр чыгышын “бишле” белән бәяләде.
Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин татарча КВНның үсүенә шатлануын белдерде. “Сәхнә бүген – чын сугыш кыры” диде. Аерым әйткәндә, ул Буаның “Чүпрә” командасына зур уңышлар теләде. Искәртеп узыйк, әлеге команда иң яшь катнашучылардан тора.
Илназ Сафиуллин: “Ярымфинал көчле булырга тиеш, барлык өметләрне акладыгыз” дисә, җырчы Шәкүр – Алмаз Корбанов аңа каршы чыкты.
“Командаларда проблемлар бар, аларны бетерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Беренче урынны алучылар үз дәрәҗәләрен тоталар. Ә башка командаларга, элекке уеннарны карап, юморны көчәйтергә кирәк. Бу уен - ярымфинал өчен көчсезрәк булды”, - диде ул.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, “Чүпрә”, “Арыш мае”, “Понаехали” командалары уеннан төшеп калды. Башка дүрт команда “ӘДМХИ” (13,5 балл), “Әкәмәт” (14,3), “Казан арты” (14,6), “Татар team” (14,9) үз көчләрен финалда күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз