news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин шәһәр берләшмәләрен Милли китапханә тирәлегенә җыярга алына

Ул бу вазифаларын Милли китапханә директоры урынбасары буларак башкарачак.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тәбрис Яруллин шәһәр берләшмәләрен Милли китапханә тирәлегенә җыярга алына. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли китапханә директоры урынбасары буларак, үзенә йөкләнәчәк вазифалар фикерләрен җиткерде.

«Мин әле вазыйфада бурычларымны төгәл белеп бетермим. Моңа кадәр булган барлык сөйләшүләр татар шәһәр берләшмәләре турында барды. Чөнки бу эш сүрелде, ә кешеләре һәм берләшмәләр үзләре калды. Минемчә, алга таба да шул юнәлеш буенча эш алып барылачак», — диде Тәбрис Яруллин.

«Урынбасар булырга ясалган тәкъдим минем өчен яңалык булды. Мин ул тәкъдимне кабул иттем. Чөнки без шәһәр берләшмәләре белән эшләү юлларын, аның формасын эзләгән идек. Күрәсең, шушы форма сайланган», — диде ул.

Бүген ТР Милли китапханәсенең яңа бинасында беренче матбугат конференциясе үтте. Әлеге матбугат чарасы барышында яңа директор Мәдинә ТимерҗановаТәбрис Яруллинга үзенең урынбасары булырга тәкъдим итте.

Әлеге тәкъдим алдыннан Тәбрис Яруллин яңа бинаның шәһәр берләшмәләренең җыелу урыны булачагы турында чыгыш ясады. Ул шәһәр яшьләренең бу бинага күптән кызыгып йөрүләрен әйтте.

«Минем күз алдымда гына 20дән артык шәһәрчеләр берләшмәләре барлыкка килде. Шуның яртысы сүнде дә, чөнки алар шәһәрдә үз урыннарын таба алмады. Әгәр хуплап торсалар, алар зур иҗтимагый институтлар булып үсеп чыгарлар һәм Казан шәһәр мәдәниятенең төпле нигезе булыр иде», — диде Тәбрис чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100