news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин: Рок – универсаль музыкаль тел, бу телдә Казан татарлары да сөйләшә ала

Алдынгы татар яшьләре “Корстон” үзәгенең 25нче катында татар альтернатив музыкасын - “ОSCAR с7с5” төркемен тыңладылар.

Тәбрис Яруллин: Рок – универсаль музыкаль тел, бу телдә Казан татарлары да сөйләшә ала
Расих Фасхутдинов

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар музыкасы тарихына күз салсак, Казан беркайчан да рок-музыка үзәге булмаган. Джаз булган һәм бар – көчле джаз, ә рок-музыка булмаган, тернәкләнеп китә алмаган. Әмма бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: “Рок – ул рок. Аның сүзләре генә татарча. Бу телдә Казан татарлары да сөйләшә ала”, – дип саный. Тәбрис сүзләрен раслау өчен мисал итеп “Хәрәкәт”, “Дөнья яратылуы” (“Сотворение мира”) фестивальләрен китерде.

Кичә алдынгы татар яшьләре гадәти булмаган мәйданчыкта – “Корстон” үзәгенең 25нче катында урнашкан ресторанда татар альтернатив музыкасын – “ОSCAR с7с5” төркемен тыңладылар.

“Альтернатив татар музыкасы берләшмәсенә Оскар якты бер йолдыз булып килеп керде. Аның музыкасы да, текстлары да татар музыкасында яңа стиль булып кабул ителә. Минемчә, ул татар музыка дөньясында үз урынын алды. Яшь шәһәр кешесе өчен Оскарның музыкасы сыйфатлы музыка дип саныйм, – диде Тәбрис “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Оскар үзе дә тырыш, эшчән егет, тукталып калмый, кызыклы урыннарда концертлар ясый. Гадәти булмаган мәйданчыклар эзли. Бу “Корстон”ның 25нче катында беренче татар музыкасыдыр әле, бәлки. Без аларны музыкаль турга районнарга да җибәргән идек. Алар ун районны әйләнеп кайтты. Аның алга таба да гадәти булмаган идеяләрен тормышка ашырып торуын телим”.

Әлеге гадәти булмаган мәйданчыктагы гадәти булмаган концертка Оскарның ышанычлы фанатлары, аның һәр композициясен белгән, җырның беренче аккордларыннан ук хуплап каршы алган әзерлекле тамашачы җыелган. Алар арасында үзенчәлекле җырчы Мубай (Илдар Мөбәрәкшин), журналист Гөлназ Бәдретдин, журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов һәм башкалар бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100