Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәбрис Яруллин Милли китапханәнең яңа бинасына милли рух иңдерүгә җаваплы булачак
Бүген матбугат конференциясендә Тәбрис Яруллинга Милли китапханәдә директор урынбасары булырга тәкъдим ителде.
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тәбрис Яруллин ТР Милли китапханәсенең яңа бинасына милли рух иңдерү өчен җаваплы булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә китапханәнең яңа җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова әйтте.
Бүген ТР Милли китапханәсенең яңа бинасында беренче матбугат конференциясе үтте. Әлеге матбугат чарасы барышында яңа директор Тәбрис Яруллинга үзенең урынбасары булырга тәкъдим итте.
«Тәбрис Яруллин беренче чиратта иҗтимагый киңлекләр өчен җаваплы урынбасар булачак. Татар телле фондлар да, аларны иҗтимагый киңлекләргә кертү мәсьәләләре дә Тәбрискә тапшырыла», — диде Мәдинә Тимерҗанова.
Яңа җитәкчесе китапханә эшчәнлегендә мультимедиалар куллану эшләрен дә Тәбрис Яруллинга тапшырачагын әйтте.
«Бинага милли рух иңдерү буенча Тәбрис Яруллин минем уң кулым булачак. Ул моңарчы да шәһәр татар мәдәниятен таныту юнәлешендә үзенең булдыклылыгын күрсәтә алды. Минем бернинди шигем дә юк — ул бу вазифа өчен бик тә лаек кеше», — дип нәтиҗә ясады Мәдинә Тимерҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз