news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин "Казан кайный" татарча подкастын тәкъдим итте

Беренче чыгарылыш Tatarka һәм Лэйнаның яңа клипларына, ТНВ төшергән ситкомга, Сабан туена һәм башка темаларга багышлана.

Тәбрис Яруллин "Казан кайный" татарча подкастын тәкъдим итте
скриншот

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллин һәм форум рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов татарча подкастлар эшли башлаган. "Казан кайный" дип аталган подкастның беренчесен Вконтактеда тыңларга мөмкин.

Беренче подкаст Tatarka һәм Лэйнаның яңа клипларына, ТНВ төшергән ситкомга, Сабан туена һәм башка актуаль темаларга багышланган. Беренче эпизод: камералар һәм коймалар, Tatarka һәм Лэйна, Сабан туе һәм 1,5 миллион еврога багышланган.

"Иң кайнар темаларны Рәдиф белән уртага салып сөйләшәчәкбез. Алга таба кунаклар да булачак", - ди Тәбрис Яруллин.

Подкаст белән ике дистәгә якын кеше бүлешкән. Тыңлаучылар подкастны уңай бәяләгән һәм киләчәк чыгарылышлар өчен киңәшләрен, темаларын тәкъдим итәләр. 

  • Подкастинг - Интернетта радиотапшыру стилендәге тапшырулар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100