news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин: “Көчле имамнар татарча сөйләп, күпме яшьләр намазга басты, мәчеткә йөри”

Милли мәсьәләләр белән дини мәсьәләләр янәшә торганда, алар көчле була, ди яшьләр лидеры

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Милли мәсьәләләр белән дини мәсьәләләр янәшә торганда, алар көчле була. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин шундый фикердә. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында билгеләп үткәнчә, мәчетләрдә татар телендә яңгыраган җомга вәгазьләре башка милләт кешеләре өчен дә файдалы.

“Әгәр имам көчле, вәгазьләре кызык икән, аларны татар телендә алып бару ниндидер зәгыйфьлек китерми. Көчле имамнар татарча сөйләп, күпме яшьләр намазга басты һәм мәчеткә йөри. Бу мәчеттә вәгазьләр татарча алып барыла икән, шикле секталарга кереп китмәсләрме икән, дип шикләнүчеләр дә булды. Киресенчә, кермиләр. Подъездларда 2 атнага 1 тапкыр диярлек төрле брашюралар алабыз. Алар ниндидер кечкенә генә секталарга кагыла һәм алар үзләренә кешеләр җәлеп итү өчен татарча язарга иренми. Нишләп әле без үзебезнең мәчетләрдә бу әйбердән кимсенергә тиеш”, - дигән фикердә Тәбрис Яруллин.

Аның сүзләренчә, яшьләр өчен тагын бер тел белү хәзерге чорда зур өстенлек. “Яшь кеше мәчеткә килеп тагын бер телне гаммәви яктан кулланылышын күрә, анда вәгазь ишетә икән, ул һичшиксез, аның баш миен үстерүче тагын бер аргумент кына. Кешегә мәгълүматны җиткерү ул тел мәсьәләсе түгел, ул технология мәсьәләсе. Татар телен аңламый торган яисә имам сөйләгән вәгазьне ничектер җентекләбрәк белергә теләгән яшьләргә һичьюгы аның тәрҗемәсен таратырга була”, - ди Татар яшьләре форумы рәисе. Ул шулай ук мәчетләрдә татар теле каршылыклар тудырмый һәм татарча белгән кеше Коръәннең яңа якларын үзе өчен ачарга сәләтле дип саный.

“Без ислам дине нигезләрен ничек белдек? Бу хакта безгә әби-бабайлар сөйләде һәм алар безгә фарсы, гарәп, рус телендә сөйләмәде, татар телендә җиткерде”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100