news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин: Хәзерге яшьләр Татарстан Конституциясен белми дигән тәэсир кала

6 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Бауман урамында Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган акция-концерт узачак.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген, 3 ноябрь көнне, “Татар-информ” матбугат үзәгендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган акция-концерт турындагы сорауларга җавап бирде.Тәбрис Яруллин фикеренчә, яшьләр Татарстан Республикасы Конституциясе маддәләрен белеп бетерми һәм аларга аны популярлаштырырга кирәк.

“6 ноябрьдә Бауман урамында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган акция-концерт үткәрәчәкбез. Бу чараның программасын “Мин татарча сөйләшәм”дә булган кешеләр җиңел күзаллаячаклар. Без бу акциянең яшьләр өчен ничек булырга тиешлеген озак уйладык. Аның алып баручылары, артистлары булачак. Бу очракта без, гадәттәгечә, альтернатив музыка вәкилләрен чакырабыз, шулай ук татар эстрадасы вәкилләрен дә чакырдык. Исемлек зур, шуңа әле аны сер итеп тотабыз. Тиздән ул билгеле булачак. Безнең әле ноябрь аенда урам чараларын уздырган юк. Урамда салкын булса да, аны уздырырга уйладык. Хәзер яшьләргә карасак, алар Татарстан Конституциясен, аларның маддәләрен сорашсаң, бөтенләй белмиләр дигән тәэсир кала. Безнең гадәттә популярлаштыру чаралары әйбәт килеп чыга. Шуңа без яшьләрнең Конституцияне белмәү җитешсезлеген акция белән тулыландырырга уйладык. Сәхнәдән Конституция белән бәйле мәгълүмат, бәйгеләр булачак. Миңа калса, яшьләр Конституцияне нәкъ менә шулай аңларга тиеш”, - дип сөйләде Тәбрис Яруллин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100