news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин: Без удмуртлар һәм чувашлар белән берләшергә булдык

Казанда Халыкара телләр көненә багышланган чарада чуваш телендә джаз, татарча инди һәм удмуртча электропоп музыкасы яңгырады.

Тәбрис Яруллин: Без удмуртлар һәм чувашлар белән берләшергә булдык
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Казанның Заманча сәнгать галереясендә Халыкара телләр көненә багышланган концертны удмуртлар һәм чувашлар белән берләшү дип атады. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Күрше халыкларның телләре, җырлары һәм биюләре чын мәгънәсендә байлык һәм хәзинә. Шуңа күрә, без удмуртлар һәм чувашлар белән берләшергә булдык. 21 февраль - Халыкара телләр көне. Без Бөтендөнья оешмасы икән, кичәне шул датага багышларга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек", - дип белдерде ул.

Тәбрис Яруллин узган елларда шәһәр кичәләрен оештырылуын әйтте. "Без татар телендә заманча чаралар, проектлар үткәрәбез. Безнең янда шул ук юнәлештә булган халыклар да бар. Алар да шәһәр мәдәниятен үстерә, безнең кебек үк уйлый, фикер йөртә", - ди ул.

"Удмурт халкын бик яхшы беләбез, соңгы чараларыбызга да аларны чакырдык, дизайнерлар, заманча музыканы уйнаган рок-төркемнәр килде. Шул исәптән чуваш халкы да", - диде Тәбрис Яруллин.

"Без үзебезгә игътибарны җәлеп итәргә тырышабыз, әмма чувашлар, удмуртлар да бар, аларның да заманча мәдәнияте, тел оптимизмы барлыгын игътибарга алмыйбыз. Шуңа күрә дә без әлеге концертны оештырырга булдык", - диде ул.

Бүгенге чарада чуваш телендә джаз, татарча инди, удмуртча электропоп уйнадылар. "Әзерләнгәндә без бер-беребезгә шулкадәр якынайдык, дуслашып беттек. Алар белән сәнгать өлкәсен бергә алып бару - табигый. Миңа калса, һәрнәрсәнең үз файдасы бар. Тагын бер "дөнья"ны ачканнан соң, үзебезгә ләззәт алдык дип уйлыйм", - диде Тәбрис Яруллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100