news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин: Архитектура галиме Нияз Халит язган темаларга башка берәү дә язмый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Нияз Халитнең китаплары татар җанлы кешеләрдә булырга тиеш, дип саный.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Архитектура галиме Нияз Халит язган темаларга башка галимнәр фәнни хезмәтләр язмый. Бу фикерне Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белдерде.

“Казанның татар яшьләре Нияз абыйга тартыла иде. Аны яратучы, хөрмәт итүче студентлары да бар иде, әмма мин әле алардан тыш, башка яшьләр турында әйтәм. Ул кайсы яктан гына карама, безгә үрнәк иде. Казанның Иске Татар бистәсен саклау эшендә, борынгы Казан Кирмәне тарихы белән шөгыльләнгәндә шундый бер бозваткыч булып алдан бара иде. Ул безне Яңа Татар бистәсе белән шөгыльләнергә, гомумән, татар бистәләренә игътибарны юнәлтте. Без аны “Печән базары” проектына лекцияләр укырга еш чакыра идек. Ул анда килеп, Казанда татар архитектурасына багышланган лекцияләр укый иде. Без үз эшебездә һәрвакыт аның белән киңәшләшеп тордык”, - дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Нияз абыйның үз фикере, үз позициясе булды. Ул батыр йөрәкле, турысын әйтә торган кеше иде. Беркайчан да икеләнеп тормады. Шуңа күрә без аның бу сыйфатын хөрмәт итә, китапларын укырга алып тора идек. Соңгы вакытта гына ике китабы чыкты. Аның тормыш иптәше (Наилә ханым – Т-И.) белән бергә иҗат иткән китабы да бар иде. Без аларны үз китапханәбезгә алып куйдык, чөнки ул язган темаларга башка беркемнең дә китаплары чыкмый. Ул Казанның татар башкаласы икәнен раслап, Казанда булган татар ядкарьләрен яклады”, - диде Тәбрис Яруллин.

Исегезгә төшерәбез, 8 август көнне Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, архитектор Нияз Халит авырудан вафат булды. 9 августта ул Казанның Киндерле бистәсе зиратында җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100