news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбәтәйле «Казан ярыммарафоны»ның абсолют җиңүчесе билгеле булды

Вакыйга йөгерү сезонын төгәлләде, дип билгеләп үтте чараны оештыру директоры Вадим Янгиров.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казанда беренче «Казан ярыммарафоны» төгәлләнде, ул Россиянең 46 төбәгеннән 1,5 мең йөгерүчене җыйды. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярыммарафонның абсолют җиңүчесе булып Искандәр Ядгәров танылды.

Вакыйга йөгерү сезонын төгәлләде, дип билгеләп үтте чараны оештыру комитеты директоры Вадим Янгиров. Ярыммарафонның үзенчәлеге - түбәтәй киеп йөгерү иде.

3км лы дистанциягә Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов та кушылды.

«Ял көнендә кешеләрнең диванда ятмыйча, яр буена чыгып, «Казан ярыммарафоны»нда катнашуы сөендерә », – диде министр.

«Шулай күп кеше җыелуга бик шат булдым, йөгерү – үз-үзеңне җиңүдә бик әйбәт кәеф тудыра торган тәэсирләр ул, – дип билгеләп үтте Фәттахов. – Ә түбәтәйле марафон Казанда узган йөгереш турында искә төшереп торачак».
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100