news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Түбәтәй” сәүдә урыннары быел Свердловск, Новосибирск, Сургутта ачылачак

“Безнең максат – татар ашларын бөтен дөньяга тарату”, - ди Солтан Сафин.

“Түбәтәй” сәүдә урыннары быел Свердловск, Новосибирск, Сургутта ачылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Түбәтәй” беренче татар хәләл тиз туклану челтәре быел тагын да киңәя: Свердловск, Новосибирск, Сургут шәһәрләрендә сату урыннары барлыкка киләчәк, Самарада исә “Түбәтәй”нең икенче "нокта"сы пәйда булачак. Бу хакта бүген Казанның “Корстон” комплексында VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында “Түбәтәй” проекты авторы, татар хәләл тиз туклану челтәренә нигез салучыларның берсе Солтан Сафин хәбәр итте. Ул татар бизнесының милләтне танытудагы роле турында доклад белән чыгыш ясады.

“Барысы да “Түбәтәй” ул Казан проекты дип уйлый, әмма бу алай түгел, мин тумышым белән үзем Самара районы Камышлы авылыннан”, - дип, ул Камышлыда татар телен, мәдәниятен саклауга зур игътибар бирелүен билгеләп узды. “Минем әбием дә, татар аш-су остасы буларак, халыкка хезмәт итте. Әбиемнең камыр ризыклары авызда эрүе белән күңелгә сеңгән, шуңа күрә мин аның эшен дәвам итәргә булдым. Шулай итеп, без “Түбәтәй” челтәрен ачып җибәрдек. Безнең максат – татар ашларын бөтен дөньяга тарату”, - ди Солтан Сафин.

Ул, бренд әһәмиятенә тукталып, аның кулланучыны продуктка "бәйләвен", ашамлык турында берәр фикер, я ассоциация тудыруын әйтте. “Макдональдсның бренды – “Вот что я люблю”, шуның белән алар кулланучыны җәлеп итә. “Түбәтәй”нең бренды – “чын күңелдән, өйдәгечә тәмле”, - диде ул. Солтан шулай ук “Түбәтәй” нең татар язучылары иҗаты белән өч телдә таныштыруын билгеләп үтте. “Түбәтәй” сату урыннарын бөтен Россиядә булдыру турында ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә “Түбәтәй”нең Россиядә - 14, Казанда 7 ноктасы бар. Якын киләчәктә тагын 10 төбәккә чыгу фаразлана. Казахстаннан да бу проектны хуп күрүче партнерлар табылган. Солтан Сафин беренче татар ризыгы конвейеры булдыру нияте дә булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100