news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Түбәнкаманефтехим” ААҖендә яшь новаторлар арасында үткән конкурска йомгак ясалды

Жюрига 26 яшь белгечтән 86 эш тәкъдим ителгән иде

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Түбәнкаманефтехим” ААҖ предприятиесенең яшь новаторлары арасында үткән 5 нче корпоратив конкурска йомгак ясалды. Жюри карамагына барлыгы заводларда эшләүче 26 яшь белгечтән 86 эш тәкъдим ителгән иде, дип хәбәр итә “Түбән Кама телерадиокомпаниясе”.
Эшләрнең иң яхшы дип табылган 9ы компаниянең баш белгечләре тарафыннан тикшерелде. Нәтиҗәдә җиңүчеләр билгеләнде (әйдәп баручы инженер-технолог Равил Борһанов һәм этилен заводы баш технологы урынбасары Юрий Игнатьев – “Җитештерүгә кертелгән иң яхшы техник чишелешләр”, инженер-технолог Алмаз Вәгыйзов – “Тормышка ашыруга тәкъдим ителә торган иң яхшы техник чишелеш”, стирол һәм полиэфир сумала заводы цехы башлыгы урынбасары Евгений Вафин – “Иң яхшы яшь новатор”). Иң яхшы яшь иҗат бригадасы буларак полистирол заводы инженерлары Валерий Кузнецов белән Марина Соловьева табылды. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Әлеге конкурс беренче тапкыр 2003 елда акционерлык җәмгыятендә игълан ителгән Яшьләр елы кысаларында оештырыла. Шул вакыттан бирле 35 яшькәчә булган белгечләр арасында ике елга бер тапкыр үткәрелеп килә.
Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, яшь авторларның рационализаторлык һәм уйлап табу эшендә катнашуы 36 процентка җиткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot