news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбәнкамалыны машина бәрдереп үтергән

Бер атнада Түбән Камада 7 кешене машина бәрдергән

(Түбән Кама, 12 октябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Бер атнада Түбән Камада 7 кешене машина бәрдергән. Һәлакәт килеп чыгуда тиешсез урында юл аша чыгучы җәяүлеләр үзләре гаепле.
1951 елгы ир-ат тиешсез урында ул аша чыкканда “ВАЗ” көпчәге астына эләгә. Нәтиҗәдә, түбәнкамалы юл-транспорт һәлакәте урынында үлгән. Моннан тыш, 5–11 октябрьдә шәһәр һәм район юлларында руль артына исерек килеш утырган 40 шофер ачыкланган, 48 машина штрафстоянкага куелган, дип хәбәр итә Түбән Кама ЮХИДИ пропаганда бүлеге.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100