news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбәнкамалыларның сорауларына Татарстанның баш федераль инспекторы җавап бирәчәк

Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча алып барыла.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). 26 июньдә Түбән Камада Татарстан прокуратурасы һәм Тикшерү комитеты җитәкчелеге белән берлектә ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашу Студентлар ур., 9 адресы буенча узачак.

Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбе-җомга көннәрендә 9:00 дән 16:00 гә кадәр алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot