news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбәнкамалылар яшьләр эшләре сәясәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән

Татарстанда беренче тапкыр дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә кадрларга ярдәм итү буенча республика премияләре тапшырылган.

Түбәнкамалылар яшьләр эшләре сәясәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). Яшьләр сәясәте өлкәсендә һөнәри осталык буенча республика конкурсында түбәнкамалылар берьюлы ике бүләк алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сайлап алу этапларында катнашучы 129 кешедән финалга 14 кеше эләккән. Нәтиҗәдә, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Айгөл Аитова һәм "Эйдос" психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Екатерина Юртаева үз номинацияләрендә абсолют җиңүче булган. Түбәнкамалыларга бүләкләрне Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тапшырган.

Моннан тыш, Татарстанда беренче тапкыр дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә кадрларга ярдәм итү буенча республика премияләре тапшырылган. Мондый премиягә Түбән Каманың әйдәп баручы волонтеры Булат Әюпов һәм Айгөл Аитова лаек булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot