news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбәнкамалылар туры эфирда Гүзәл Яхина белән аралашты

Язучы Мәскәүдәге студиядән онлайн-режимында Россиянең 50 шәһәрендәге китапханәләргә килгән укучылар белән аралашты.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәре халыкара китапханә проекты кысаларында «Зөләйха күзләрен ача» һәм «Дети мои» романнары авторы, язучы Гүзәл Яхина белән оештырылган телекүпергә кушылды. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Язучы Мәскәүдәге студиядән онлайн-режимында Россиянең 50 шәһәрендәге китапханәләргә килгән укучылар белән аралашты.

Укучылар язучының иҗат һәм шәхси тормышына кагылышлы сораулар бирде. Әйтик, алар китаплары басылып чыккач Гүзәл Яхинаның тормышы ничек үзгәрүе, үз романнарын ничек язуы, киләсе китабының нәрсәгә багышланачагы белән кызыксынды.

«Зөләйха күзләрен ача» романының дәвамы булмаячак, дип җиткерде язучы. Гүзәл Яхина шулай ук башта әлеге әсәрнең тулы метражлы фильм сценарие булуын, аннары аны роман итеп язуы хакында сөйләде. Хәзер ул өченче романын иҗат итәргә керешкән.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Лаеш районында «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелә башлавы хакында хәбәр иткән иде. Анда төп рольне Чулпан Хамматова башкара.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100