Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбәнкамалылар Новосибирск шәһәрендә үтәчәк Федераль Сабантуйга әзерләнә
Бүгенге көндә 17 кешедән торган эшче төркем Новосибирск шәһәрендә Сабантуйга әзерлек эшләре белән мәшгуль.
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). 2019 елның 9 июнендә Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабантуй уза. Түбән Кама районы чараны оештыручыларның берсе буларак, бәйрәмдә республиканы тәкъдим итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бүгенге көндә 17 кешедән торган эшче төркем Новосибирск шәһәрендә Сабантуйга әзерлек эшләре белән мәшгуль. Алар бәйрәм кунакларына татар авылының көнкүреше тәкъдим ителәчәк мәйданчыкта эшлиләр: биредә йорт, сарай һәм тегермән төзелә, тиздән йорт хайваннары китереләчәк.
Түбән Камада да Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре тулы куәтенә бара. Кичләрен Лемаев мәйданында Наил Мосифуллин җитәкчелегендә репетицияләр үтә. Бәйрәмнең сәхнәләштерелгән башлам өлешендә Түбән Камадан ике йөзләп артист катнашачак. Федераль Сабантуй Обь елгасы ярында урнашкан паркта узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз