news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбәнкамалылар китапханәләр фондын баетуда үзләреннән зур өлеш кертә

Шушы көннәрдә үзәк китапханәгә 550 данә китап китерелгән.

Түбәнкамалылар китапханәләр фондын баетуда үзләреннән зур өлеш кертә
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 14 февралль, "Татар-информ"). Түбән Кама китапханәләре "Китапларны яратып бүләк итегез" бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул 12-17 февральдә уза. Узган ел акция кысаларында 40 меңгә якын китап җыелган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Барлык түбәнкамалыларны акциядә катнашырга һәм китапханә фондларын яңа китаплар белән тулыландырырга чакырабыз. Сез шәһәрнең теләсә кайсы китапханәсенә китаплар бүләк итә аласыз», - диләр оештыручылар. 

Хәер, түбәнкамалылар акцияләр көтми, китапханәләргә төрле җыентыклар бүләк итү ел дәвамында бара. Шушы көннәрдә үзәк китапханәгә 550 данә китап китерелгән: заманча проза, маҗаралы, детектив романнар, фантастика, фәнни-популяр, туган якны өйрәнү әдәбияты, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot