news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбәнкамалылар хаҗ сәфәренә әзерләнә

Сәфәрнең бәясе 170 мең сумнан 245 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Түбәнкамалылар хаҗ сәфәренә әзерләнә
tat.e-nkama.ru

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Түбән Камага "ТР МДН Хаҗ " директоры урынбасары Илдус Сабитов килде. Ул Түбән Камада дин әһелләре белән очрашып, хаҗ сәфәренә җыенучы мөселманнар өчен кирәкле мәгълүматны җиткерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Быел хаҗ җәйгә туры килә, ләкин анда барырга теләк белдерүчеләр әзерлек эшләрен инде хәзердән үк башларга тиеш. Илдус хәзрәт әйтеп узганча, хаҗ кылуның аерым кагыйдәләре бар, аларны һәр мөселман кешесе белергә һәм төгәл үтәргә бурычлы.

Узган ел "ТР МДН Хаҗ" компаниясе аша 1700 мөселман хаҗ сәфәре кылган. Түбән Камадан ел саен Мәккәгә 100дән артык кеше китә. Хаҗга барып кайтуның гомуми бәясе транспорт төре, кунакханәнең уңайлылыгы, аның төп мәчетләрдән нинди ераклыкта урнашуы, яшәү вакыты һәм туклану мәсьәләләреннән чыгып исәпләнә. Шуңа күрә сәфәрнең бәясе 170 мең сумнан 245 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Тәрәзәсеннән Кәгъбәтулла күренеп торучы кунакханәләрдә яшәргә теләүчеләр өчен аерым бәяләр каралган, барлык мәгълүматны интернеттан табарга яки 8 (8555) 36-07-36 телефонына шалтыратып белешергә була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot