Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбәнкамалылар ГТО нормаларын тапшыруда республикада икенче урын яулады
Республиканың эре шәһәрләре арасында Түбән Кама элеккечә алда бара.
(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Түбән Кама "Хезмәткә һәм оборонага әзер" республика кышкы фестивалендә көмеш медаль яулады. Бүләкләрне Татарстан Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстанда ГТО оешмасы рәисе Эдуард Иванов тапшырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Кышкы фестивальдә беренче урынны - Әлмәт, өченче урынны - Яр Чаллы, дүртенчене Казан яулады. Республиканың эре шәһәрләре арасында Түбән Кама элеккечә алда бара.
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексы - ил халкын физик тәрбияләүнең тулы программасы һәм нормадагы нигезе. ГТО комплексында һәр яшь төркеме (6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк) өчен нәкъ менә аларга туры килә торган таләпләр һәм физик әзерлек нормалары билгеләнгән.
ГТО культурасын кайтаруда Түбән Кама Россиядә беренчеләрдән булды. Шуннан соң бу инициатива федераль дәрәҗәдә таратылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз