Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбәнкамалылар "Гаилә" паркында төзеләчәк яңа күзәтү тәгәрмәченә исем уйлый
Теләк-тәкъдимнәрегезне май ахырына кадәр smi.nk@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз.
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Түбән Камада сафка басачак яңа күзәтү тәгәрмәченең рәвеше һәм аны ничек атау буенча халык арасында сораштыру бара. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әйтик, Анна Чайкун күзәтү тәгәрмәчен шәмдәл формасында ясарга тәкъдим итә. Шәмдәл паркның исеменә туры килеп, гаилә җылысы учагын символлаштырачак. Ә сезнең бу уңайдан фикерләрегез нинди? Теләк-тәкъдимнәрегезне май ахырына кадәр smi.nk@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз.
Яңа аттракцион "Гаилә" паркында төзеләчәк. Биеклеге 42 метр тәшкил итәчәк корылма нефтехимиклар шәһәренең тагын бер үзенчәлеге булып торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз