news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбәнкамалылар ARENALAND фестиваленнән медальләр белән кайтты

Яшьләр йөгерү, Казансуда йөзү һәм башка төрле спорт ярышларында катнашкан.

Түбәнкамалылар ARENALAND фестиваленнән медальләр белән кайтты
tat.e-nkama.ru/news/758/78451/

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Түбәнкамалылар Павел Новиков һәм Раилә Гыймадиева Казанда ARENALAND мультиформатлы фестиваленнән медальләр белән кайттылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Яшьләр йөгерү, Казансуда йөзү һәм башка төрле спорт ярышларында катнашкан.

"Титуллар һәм медальләр алу өчен барлык дисциплиналарны да үтәргә, дистанциядән төшеп калмаска кирәк иде, - дип сөйләде безгә "Таиф-НК"ның 27 яшьлек хезмәткәре Павел Новиков. - Авыр булмады: барысы да җиңел бирелде, теләгәннәр барысы да чынга ашты. Шулай да, оештыру йомшаграк иде, навигация юньле булмады".

Түбән Камада узган триатлон ярышлары Павел Новиковка ныграк ошаган. "Бик җитди чара булды, үз-үземне көч һәм чыдамлыкта сынап карый алдым", - ди TIMERMAN стартлары турында спортчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot