news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Уратма авылы яңа мәчетле булды
Иске мәчеткә моннан 160 ел элек нигез салынган булган.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ","Туган як"). Түбән Кама райны Түбән Уратма авылы яңа мәчетле булды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Авылдагы иске мәчет бик күптәнге. Аның төзелгәненә 160 елдан артып киткән. 1917 елдагы революция, Бөек Ватан сугышы һәм үзгәртеп кору елларын кичергән ул. Шуңа күрә искергән бинаны төзекләндерүгә караганда, яңасын төзү яхшырак дигән карарга килгәннәр.
Мәчетне ачу тантанасында Түбән Кама районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов, Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин, Түбән Кама һәм күрше шәһәрләрдән килгән дин әһелләре, җәмәгатьчелек һәм администрация вәкилләре, шулай ук 2012 елда төзелеш эшләре башланган вакытта Түбән Кама имам-мөхтәсибе булган Йосыф хәзрәт Дәүләтшин катнашты.
Тантана иртәнге якта кайнар тары боткасын авыз итүдән башланып китте. Кунаклар чыгышы белән дәвам итте, азан әйтү һәм догалар белән тәмамланды. Шуннан соң барысы да Түбән Кама җиренә тынычлык һәм иминлек бирүен сорап Аллаһка дога кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2