news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Тигәнәле авылында Хәлиловлар гаиләсенә юбилей медале тапшырдылар

Өлкәннәр быел "бриллиант" туйларын билгеләп үтә.

Түбән Тигәнәле авылында Хәлиловлар гаиләсенә юбилей медале тапшырдылар
alekseyevsk.ru/news/tema-dnya/fotoreportazh-v-nizhnikh-tiganakh-vruchili-medal-brilliantovoy-pare-khalilovykh

(Алексеевск, 7 июль, "Татар-информ", "Таң", Алексей Вангаев). Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Алексеевск районы Түбән Тигәнәле мәдәният йортында Хәлиловлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Өлкәннәр быел "бриллиант" туйларын билгеләп үтә. Юбилярларны "Алга" колхоз рәисе Тәлгать Хамматов котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды. Алар икесе дә гомер буе колхозда  эшләгән. Тәлгать Сафи улы 45 ел механизатор булып эшләгән, ә Рәисә Сәлим кызы кырык елга якын сыер савучы һәм бозау караучы булып эшләгән.

Бу көнне сәхнәдән авыл активистларыннан, халык үзешчәннәре артистларыннан һәм Чаллы, Чистай һәм Алексеевск шәһәрләреннән тантанага килгән күпсанлы туганнардан котлаулар яңгырады. Хәлиловларның дүрт баласы, тугыз оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Тантана ахырында Халиловлар район җитәкчелегенә һәм авыл халкына күрсәткән игътибары, котлаулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100