news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Тагилда лениногорскилылар чаңгыда трамплиннан сикерүдә илкүләм ярышта җиңүгә иреште

Алар беренче, икенче урыннарны яулады

 (Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Түбән Тагил шәһәрендә үткән чаңгыда трамплиннан сикерү буенча бөтенроссия ярышларында якташларыбыз уңышлы чыгыш ясады, дип хәбәр итә Лениногорскиның “Заман сулышы” газетасы.

Аерым алганда, анда Мәскәү, Санкт-петербург, Уфа, Томск һәм башка шәһәрләрдән спортчылар катнашты. Безнекеләр: Марс Садриев һәм Максим Сергеев төрле биеклектәге трамплиннардан сикереп, беренче урын алды, Данил Садриев икенче урынга лаек булды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot