news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Осланда хәзинә эзләүче ир-ат Гражданнар сугышы чоры снарядына юлыккан

Саперлар табылдыкны зарарсызландырган һәм куркынычсыз урынга алып киткән.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Осланда хәзинә эзләүче бер ир-ат Гражданнар сугышы чорыннан калган снаряд тапкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Ир-ат кырда металл эзләгеч белән снарядка төртелгән. Хәзинә эзләүче шунда ук хокук саклау органнарына табылдык турында хәбәр иткән.

Шаһитлар агентлыкка хәбәр иткәнчә, саперлар табылдыкны зарарсызландырган һәм куркынычсыз урынга алып киткәннәр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, әлеге 1902 елгы 76 миллиметрлы тиз ата торган туп снаряды халык арасында «трехдюймовка» буларак билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot