news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новогород татарлары җанисәптә катнашырга чакыра: Милләтебезне саклыйк

«Районнарыбызда, авылларыбызда халык санын исәпкә алу кампаниясенә бик теләп волонтерлар кушылды. Аеруча яшьләрнең активлыгы зур булышлык итә», - дип яза «Туган як» газетасы.

Түбән Новогород татарлары җанисәптә катнашырга чакыра: Милләтебезне саклыйк
«Туган як» газетасы

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасында Румия Хәмзинаның җанисәпкә багышланган язмасы чыкты.

Илебездә ун елга бер тапкыр уздырылучы халык санын исәпкә алу 15 октябрьдә башланды һәм ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы җанисәп яңалыкларга шактый бай булуы белән тарихта калачак. Коронавируслы катлаулы шартларда узуы белән генә түгел, беренче тапкыр анда электрон рәвештә катнашу мөмкинлеге булуы белән дә үзгә ул.

Районнарыбызда, авылларыбызда халык санын исәпкә алу кампаниясенә бик теләп волонтерлар кушылды. Аеруча яшьләрнең активлыгы зур булышлык итә. Мәсәлән, Яндавишчада бу вазифаны зур җаваплылык белән Җәмилә Махмутова (фотода) башкара. Ул халыкны җанисәп алуда катнашу юллары белән таныштыра, анкетаны ничек тутырырга кирәклеген аңлата, өлкәннәргә сорауларга җавап бирүдә ярдәм итә.

Бүгенге көндә татарлар Россиядә халык саны буенча икенче урында. 2021 ел җанисәбе исемлегендә да көмеш урынны саклап калу өчен, актив рәвештә язылуда катнашып, һәркайсыгызны үзен «мин татар» дип билгеләргә чакырабыз. Шул чакта гына без, татарлар, зур милләт булып калачакбыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100