news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта ветеран укытучы Əсма Сөлəйманованы 97 яшьлек юбилее белән котлыйлар

Ул 1942 елдан башлап хəреф танымаган авыл балаларын укырга, язарга өйрəткән.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасында Кызыл Октябрь районының җирле үзидарə башлыгы Риант Җәләловның Əсма апа Сөлəймановага багышланган язмасы чыкты.

Аллаһы боерса, килəсе елда балалар укыта башлавының 80 еллыгын каршы алучы хөрмəтле мөгаллимəбез, Өчкүлдə яшəүче Кочко-Пожар кызы, сугыш чоры баласы Əсма апа Сөлəйманова 27 октябрьдə, үзенең 97 яшен тутырды. Шул уңайдан, район хакимияте исеменнəн кадерле бəйрəм сəбəпчесен олуг игътибарга лаек булган туган көне белəн ихластан котлыйм.

Яшьли тол калып бар гомерен дүрт мəхəббəт җимешенə багышлаган, ə илебез өчен иң авыр чорда, ерак 1942 елда башлаган хезмəт юлын тулысынча хəреф танымаган авыл балаларын укырга, язарга өйрəтүгə сарыф иткəн Əсма апа алдында баш иям һəм олы рəхмəт белдерəм.

Аның кебек сугыш чоры балалары, тыл һəм хезмəт ветераннарының тормышчан юллары, хезмəтчəн батырлыклары патриотик тəрбиядə үрнəк өлгесе булып тора, чөнки алар дəһшəтле сугыш авырлыкларын кичергəн, колхозлар белəн авылларны күтəргəн, белем тарату, мəдəни агарту өлкəсендə армыйталмый хезмəт иткəн җиңүче буынның тере шаһитлары.

Районыбызның иң өлкəн һəм мөхтəрəм мөгаллимəсенə исəнлек телибез һəм Əсма апаны йөз яше белəн котларга Ходай язсын, дибез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100