Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгородта террорист дип фаразланган ике кеше үтерелгән
Көч структураларының ике хезмәткәре яраланган, боевикларның мөмкин булырдай фикердәшләре эзләнә.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородта террорист дип фаразланган ике кеше үтерелгән, дип хәбәр итә ТАСС.
Көч структураларындагы чыганак сүзләренә караганда, хокук саклау органнарына законсыз хәрби төркемдә катнашучылар урыны билгеле булган. Шуннан соң махсус операция үткәрү карары кабул ителгән.
Түбән Новгород полициясе чыганагы агентлыкка сөйләвенчә, операция вакытында шартлауда махсус отрядның (СОБР) ике хезмәткәре контузия алган. Алар госпитализацияләнгән.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, хокук саклаучылар шикле автомобильне туктатканнар. Ике шикле кеше каршылык күрсәткән һәм аларны урында атып үтергәннәр. Машинада шартлаткыч һәм шикле предмет табылган, ул шартлаткычны хәрәкәткә китерү җайланмасы булырга мөмкин. Предмет робот-сапер ярдәмендә юкка чыгарылган.
Махсус операция «Чәчәкләр» торак комплексы районында үткәрелгән, биредә яшәүчеләрдән урамга чыкмауларын сораганнар. Юк ителгән боевикларның ихтимал тарафдарларын эзлиләр. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, көч органнары хезмәткәрләре торак комплекс янындагы урманны тикшерәләр.
Түбән Новгородта махсус операция үткәрелү сәбәпле, бөтен шәһәр буенча саклык чаралары көчәйтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз