Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта «Татар мәдәнияте көннәре» фестивале була
Фестиваль чарасында татар халкының милли ризыгы чәкчәктән авыз итәргә мөмкин булачак.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 25 декабрьдә Түбән Новгородның Тимер юлчылар мәдәният сараенда «Татар мәдәнияте көннәре» фестивале була. Бу турыда оештыручылар nizgar.ru сайтында хәбәр итә.
Анда Дамир Фәисханов җитәкчелегендәге «Туган як» моңнары ансамбле, Илдус Харрясов, Эмиль Абдулхалеков, Түбән Новгородның милли коллективлары, узган елгы бәйгеләр җиңүчеләре катнаша.
Фестиваль чарасында татар халкының милли ризыгы чәкчәктән авыз итәргә мөмкин булачак, төрле күргәзмә һәм остаханә оештырылачак, диелә бу хәбәрдә.
Чарага керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз