news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта Сабантуйга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 80 делегация килүе көтелә

Түбән Новгородта Сабантуйга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 80 делегация килүе көтелә

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). 2 июльдә Түбән Новгородта үтәчәк федераль Сабантуйга Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 80 делегация киләчәк, - дип хәбәр итте кичә Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте советы рәисе Гаяз Закиров "Интерфакс-Поволжье" агентлыгында брифингта. Аның сүзләренчә, бәйрәм чараларында 20 меңгә якын кеше катнашачак, алар арасында Түбән Новгород өлкәсендә, Россиянең башка өлкәләрендә һәм республикаларда яшәүче татарлар, дини һәм иҗтимагый оешма вәкилләре бар.

Бәйрәм үткәрү өчен бюджет чыганакларыннан 200 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән. "Бюджеттан Сабантуй үткәрү өчен 20 процент тирәсе генә акча бирелә, калганнары иганәчеләр акчасы, узган ел Сабантуй үткәрү өчен 2-3 миллион сум бирелгән иде", - дип хәбәр итте Г.Закиров.

Түбән Новгород һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Дамир Мөхетдинов федераль Сабантуй гомумдәүләт бәйрәме булып тора, шуңа күрә анда катнашу өчен, хакимият вәкилләре - РФ президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100