news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта «Россия лидерлары 2020» конкурсы финалистлары исемнәре аталачак

Татарстанны 42 конкурсант тәкъдим итә, алар арасында — Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы, шулай ук Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты җитәкчесе бар.

Түбән Новгородта «Россия лидерлары 2020» конкурсы финалистлары исемнәре аталачак
tatar-inform

(Түбән Новгород, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүген Идел буе федераль округы башкаласында Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә торган идарәчеләр ачык конкурсы финалистлары исемнәре игълан ителәчәк. Конкурста Татарстаннан 42 вәкил катнаша.

Кабат үткәрелгән тест нәтиҗәләре буенча ярымфиналга 282 конкурсант кертелде. Бүген алар көндезге сынаулар, шул исәптән аналитик эшлекле уеннар һәм мастер-класслар үткәрүне дәвам итәчәк. Финалчыларның эшен экспертлар бәяләячәк.

Журналистларга «Россия лидерлары»ның әйдәп баручы эксперты Алексей Григорьев хәбәр иткәнчә, бу сезонда катнашучыларны узган елларда булмаган сынаулар көтә. «Без һәр сезон саен яңа нәрсә эшлибез. Мәсәлән, узган ел бездә дәүләт идарәсе, бизнес һәм социаль өлкә темасына аерым биремнәр бар иде. Быел безнең сәламәтлек саклау, фән, финанслар белән бәйле яңа треклар барлыкка килде», — дип аңлатты ул. Григорьев сүзләренчә, конкурста катнашучыларның һөнәри осталыгы елдан-ел арта бара, бу исә экспертларга финалистларны билгеләгәндә кыенлыклар тудыра.

«Россия лидерлары» конкурсының коммуникацияләр юнәлеше җитәкчесе Анна Ачкасова журналистларга хәбәр иткәнчә, финалистларның исемнәре бүген Түбән Новгородның футбол аренасында узачак тантаналы чара барышында билгеле булачак. «Узган еллардан аермалы буларак, суперфиналга узачак кешеләрнең исемнәрен мәйданчык эшен төгәлләүче тантаналы чара барышында халык алдында игълан итәчәкләр. Бу аларның дан минуты булачак», - диде ул.

Экспертлар Идел буе федераль округының иң яхшы идарәчеләрен сайлап алачак, алар Сочида җиңү өчен көрәшүне дәвам итәчәк.

«Россия лидерлары» ачык конкурсының ярымфиналы Түбән Новгородта 2020 елның 1 һәм 2 февралендә уза. Аның эшендә Татарстаннан 42 вәкил катнаша. Проект РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Россия — мөмкинлекләр иле» флагман платформасы булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100