Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгородта "Россия халыклары дуслыгы парады"нда татар җырлары һәм биюләре булачак
Парадка төрлле милләт вәкилләре үз дәүләте флагын тотып, милли киемнәр киеп чыгачак.
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Түбән Новгородта узачак “Россия халыклары дуслыгы парады”нда Түбән Новгород татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары, “Туган як моӊнары” ансамбле солистлары Динара Хәлилова белән Венера Җәфәрова татар җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясаячак. Бу турыда өлкәнең милли-мәдәни берләшмәләре сайты хәбәр итә.
“Россия халыклары дуслыгы парады”нда Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче милли диаспоралар, җәмгыятьләр, автономияләр катнашыр дип көтелә. Парадка төрле милләт вәкилләре үз дәүләте флагын тотып, милли киемнәр киеп чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Үткәрү мәсьәләләренә багышланган утырышта Түбән Новгород татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе яшь активистлары Данил Латыйпов белән Руслан Нигъмәтҗанов катнашкан.
Бу чараны Түбән Новгород шәһәр Думасы каршындагы Кече палата Яшьләр парламенты каршындагы Милләтара совет һәм Түбән Новгород шәһәре Думасы шәһәр Мәдәният департаменты, Бердәм Россия Яшьләр гвардиясе, студентлар отрядлары ярдәме белән оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз