news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта Р.Ваһаповның 110 еллыгына багышланган "Онытылган моӊнар" фестивале була

Татар халык җырлары фестиваль-конкурсы инде җиде ел үткәрелә.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). 19 октябрьдә Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган "Онытылган моӊнар" фестиваленең сайлап алу туры башлана. Бу турыда өлкәнең милли мәдәни берләшмәләр сайтында хәбәр ителә.

  • Түбән Новгород өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтарияте инде 7 ел дәвамында "Онытылган моӊнар" татар халык җырлары фестиваль-конкурсын үткәрә. 

Быелгы сайлап алу туры Түбән Новгород өлкәсе Спас районы Татар Моклокасы авылында узачак.

Түбән Новгородта  ноябрьдә узачак фестивальнең гала-концертында барлык алты фестивальдә дә катнашкан иң яхшы җырчылар һәм коллективлар чыгыш ясаячак. Шулай ук Татарстан артистлары катнашында зур концерт булачак.

Фестиваль Түбән Новгород һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән уза.

  • Катнашу өчен гаризалар 10 октябрьгә кадәр rnkatno@mail.ru электрон почтасы һәм 4131910, 8(831)2163614 телефоннары буенча кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot