news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов исемендәге II Халыкара татар җыры фестивален ачып җибәрүгә кызу әзерлек эшләре бара

^Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов исемендәге II Халыкара татар җыры фестивален ачып җибәрүгә кызу әзерлек эшләре бара

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 2 апрельдә Түбән Новгородның Опера һәм балет театрында татар халкының мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһапов исемендәге П Халыкара татар җыры фестивале ачылачак. Татар халкы тормышындагы бу зур мәдәни чараны тантаналы төстә ачып җибәрү буенча фестивальне оештыру комитеты бүген кызу әзерлек эшләре алып бара.

Тантанада атаклы җырчылар һәм музыкантлар Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Зилә Сөнгатуллина, Идрис Газиев, Рафаэль Ильясов, Зөһрә Сәхәбиева, Рамил Курамшин, Фердинанд Сәлахов, Рөстәм Вәлиев, Закир Шаһбан һ.б., танылган шагыйрьләр Ренат Харис һәм Роберт Миңнуллин, «Казан нуры» халык музыка кораллары оркестры катнаша.

Фестивальнең авторы һәм җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил премиясе лауреаты, «Татарстан» журналының баш мөхәррире Рифат Фәттахов.

Рәшит Ваһаповның туган ягы – Түбән Новгородта старт алган бу татар җыры фестивале Россиянең һәм СНГ илләренең күп кенә шәһәрләрендә, Алманиядә, Литвада һәм башка җирләрдә дәвам итәчәк.

Фестивальне ТРсы Мәдәният министрлыгы, БТК Башкарма комитеты, Нижгарларның Казандагы «Якташлар» җәмгыяте, «Татарстан» журналы редакциясе, «Казан» милли-мәдәни үзәге, Татарстанның Түбән Новгородтагы сәүдә-икътисад вәкиллеге, Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте, өлкәнең «Туган як» милли-мәдәни үзәге, «Туган як» һәм «Авылым» хәбәрләре газеталары редакцияләре оештырып үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot