news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта “Онытылган моңнар” бәйгесе гран-приен иң олы яшьтәге катнашучы откан

Әлеге бәйге тумышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән булган күренекле җырчылар – Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев – истәлегенә багышлана.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Түбән Новгородта үткән “Онытылган моңнар” татар халык иҗаты фестиваленең иң олы яшьтәге катнашучысы 78 яшьлек Рауза Невмянова гран-при яулаган. Бу турында “Татар-информ”га Спас районының “Арт-Септима” вокал студиясе җитәкчесе Гүзәлия Зиннәтуллина хәбәр итте.

Спас районы Татар Моклокасы авылында гомер итүче үзешчән җырчының уникальлеге шунда, ул үзенчәлекле тавышы, тембры белән әнисеннән отып калган борынгы җырларны башкара. Рауза апа инде җиде ел әлеге студиянең солисткасы.

  • Өлкәкүләм “Онытылган моңнар” фестиваль-бәйгесе Түбән Новгородта җиденче тапкыр уздырылды. Ул бу төбәкнең танылган җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышлана. Быелгы программа Рәшит Ваһаповның 110 еллыгы уңаеннан үткәрелде, җырчының иҗатына багышланган күргәзмә дә оештырылды.

Рауза Невмянова вокал дәресләрен фольклор җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкаручы Гүзәлия Зиннәтуллинадан ала.

“Арт-Септима” җитәкчесе Гүзәлия Зиннәтуллина сөйләгәнчә, Рауза апа төрле халыкара һәм региональ конкурсларда катнашып, еш кына беренче урыннарны яулый. “Солисткабыз татар фольклор байлыгын саклап калырга, яшь буынга җиткерергә тырыша”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100