news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта "Нижгарбикә-2019" бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаячаклар

Конкурста катнашуның төп шарты - авыл җирлегендә яшәү.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). 12 апрель көнне Түбән Новгород өлкәсендә "Нижгарбикә-2019" җиңүчесен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле татарларның милли -мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Бәйгедә теләге булган һәр хатын-кыз катнаша ала. Төп шарт - ул авыл җирендә яшәргә, 25-50 яшьлек булырга тиеш. Ел саен конкурста ханымнар үзләренең сәләтләрен, осталыкларын күрсәтә, бала тәрбияләү серләре белән бүлешә алачак. 
 
Быелгы "Нижгарбикә" бәйгесе әлеге проектка нигез салучыларның берсе, вакытсыз дөньядан киткән Эльвира Мусина истәлегенә багышланачак. 
 
Бәйгедә Сергач, Пильнин, Краснооктябрьск, Сеченово, Спас районнарыннан катанашучылар көтелә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100