news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта мөфти дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе турында сөйләде

Камил Сәмигуллин "Хәзерге Россиядә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр үсеше" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”).Түбән Новгородта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе турында сөйләде. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Карашлар бердәмлеге һәм традицияләрнең күптөрлелеге нигезендә хәзерге Россиядә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр үсеше” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чара “Күптөрлелектә бердәмлек” Россиякүләм динара проекты кысаларында оештырылды. Конференция эшендә биш йөздән артык кеше – РФ Президенты Администрациясе, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет, Россия Динара Советы, дини конфессияләр һәм милли иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең Иҗтимагый палата әгъзалары катнашты.

Алар арасында Татарстан Республикасы мөфтие, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Камил хәзрәт форумда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең антиэкстремистик эшчәнлекне һәм әлеге өлкәдә хакимият белән партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Конференциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, этник һәм дини факторлар Россиянең иҗтимагый тормышында билгеле роль уйнаган шартларда, яшәүче халык катлаулы этник һәм дини составка ия булганлыктан, дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр роле үсә бара. Шулай ук конференция кысаларында диннәр арасында иминлек һәм килешүне саклау, ныгыту буенча проект һәм программаларны тормышка ашырганы өчен Болгар ислам академиясенә рәхмәт белдерделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100