news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта мәчетләр фотоконкурсы оештырыла

Конкурста профессиональ фотографлар белән бергә һәвәскәрләр дә катнаша ала.

Түбән Новгородта мәчетләр фотоконкурсы оештырыла
Рамиль Гали/архив
(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте "Түбән Новгород мәчетләре" фотобәйгесе игълан итә. 
 
Конкурста профессиональ фотографлар белән бергә һәвәскәрләр дә катнаша ала. Иң мөһиме - фотосурәтләрнең темага туры килгән булуы шарт. 
 
Катнашучы бер мәчетнең өч фотосурәтен генә бәйгегә тәкъдим итә ала. Шулай ук сурәтләрнең авторлык хокуклары катнашучыныкы булу таләп ителә. 
 
"Түбән Новгород мәчетләре" бәйгесендә катнашырга теләүчеләр иҗади эшләрен 20 августка кадәр dumno.ru@mail.ru электрон почтасына  юллый ала. Җиңүчеләр 1 сентябрь көнне ачыкланачак. Иң яхшы эшләр фотоальбом китапчыкка тупланып, бастырыып чыгачак. Ә 3 җиңүчегә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100