news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түбән Новгородта Хәйдәр Бигичевка багышланган иҗади бәйге уздырыла
Чара танылган җырчының тууына 70 ел тулуга багышлана.
Скопировать ссылку
(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Түбән Новгород Татар милли-мәдәни автономиясе һәм җирле "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы якташлары Хәйдәр Бигичевка багышланган иҗади бәйге игълан итә. Бу хакта автономиянең социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылган.
Исән булса, танлыган җырчы Хәйдәр Бигичевка 16 июньдә 70 яшь тулган булыр иде. Аның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, түбәнновгородлылар Хәйдәр Бигичевның тормышына һәм иҗатына багышланган эсселәр бәйгесе уздыра. Иҗади эшләр татарча да, русча да булырга мөмкин.
Шулай ук, шигырь, поэма, хикәя жанрында иҗат ителгән әсәрләр дә кабул ителә. Рәсем ясарга яратучылар җырчының портретын яисә жанрлы композицияне жюри хөкеменә җиткерә ала.
Иң яхшы дип табылган эшләр "Туган як" газетасында һәм "Нижгар татарлары" журналында бастырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot