news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Түбән Новгородта «Фәезханов укулары» башлана

^Түбән Новгородта «Фәезханов укулары» башлана

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Иртәгә Түбән Новгородның Хезмәт сарае бинасында «Фәезханов укулары» дигән Ш өлкә фәнни-гамәли конференция башлана. Конференциянең төп темасы - «Хөсәен Фәезханов – гомумроссия гражданлыгы идеологы» дип атала.

Ел саен үткәрелеп килгән бу зур җыелышны Түбән Новгород Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте, Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте һәм Түбән Новгородның Х.Фәезханов исемендәге ислам институты оештырып үткәрә.

Конференция кысаларында Россия мөселманнарының иҗтимагый хәрәкәте концепциясен формалаштыру һәм аның хәзерге этапта үсеш алуы; Россия мөселманнарында патриотизм хисен ныгыту һәм гражданлык активлыгын стимуллаштыру кебек мәсьәләләргә анализ ясалачак. Анда шулай ук Фәезханов-Мәрҗани мәгариф реформасы проектын тикшерү һәм аның яңа меңъеллыктагы актуальлеген билгеләү каралачак. Тикшереләсе мәсьәләләр арасында Россия мөселманнарының земство һәм шәһәр үзидарә органнары эшендә катнашуы, тел һәм әхлак темалары да бар.

Традиция буенча Фәезханов укуларыннан соң конференциядәге барлык чыгышларны да үз эченә алган җыентык бастырылып чыгарыла.

Конференция эшендә катнашырга РФ Президентының Иделбуе федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин, өлкә губернаторы урынбасары, губернаторның Өлкә Законнар Җыелышындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Цапин, Түбән Новгород губернаторы һәм хөкүмәте аппараты җитәкчесе Леонид Белов, шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Гладышев, «ВолгаТелеком» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының маркетинг буенча урынбасары Иван Скляров, Дәүләт Думасы депутатлары Юрий Сентюрин һәм Алексей Лихачев, Куркынычсызлык, саклану һәм хокук саклау проблемалары Академиясе вице-президенты, академик Мансур Хәкимов, РФ татарларының милли-мәдәни федераль мохтәрияте рәисе Римзил Вәлиев һәм Түбән Новгородның М.Горький исемендәге педагогия университетының беренче проректоры Лев Шапошников теләк белдергән.

Конференция дүрт секциягә бүленеп эшләячәк. Секцияләрне Түбән Новгородның Н.И.Лобачевский исемендәге дәүләт университеты профессоры Александр Алексеевич Корнилов, НГЛУ профессоры Ольга Николаевна Сенюткина, Мәхкәмә эшчәнлеге Академиясенең Казан филиалы профессоры Айдар Юрьевич Хабетдинов, Казан социаль-хокук институты проректоры, профессор Айдар Нил улы Юзеев, Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Гаяз Салих улы Закиров һәм Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов җитәкли.

Конференция программасында шулай ук Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Хөсәен Фәезхановның вафатына 140 ел тулуга багышлап бастырылган «Хөсәен Фәезханов: мөселман-татар иҗтимагый хәрәкәтенең башлангыч чорында» исемле китапны тәкъдир итү дә каралган.

Конференциядән соң Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов катнашында зур концерт булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot