news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта "Ел кешесе-2016" исемен меценат Рәшит Баязитовка бирергә тәкъдим итәләр

Рәшит Баязитов егерме ел хәйриячелек белән шөгыльләнә, Түбән Новгород өлкәсендә мәчет салуда, газ кертүдә ярдәм итмәгән бер генә татар авылы юктыр.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ", “Туган як”). Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле меценаты Рәшит Баязитов белдергәнчә, быел ул Сергач районында урнашкан туган авылы Камкада 1-2 июльдә зур Сабан туйлары оештырачак. Милли бәйрәм аның тормыш мәгънәсе hәм иҗтимагый эшчәнлеге җимеше булган Мәскәүдәге “Ярдәм” мөселман дини оешмасының 20 еллык юбилеена багышланачак, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасы.

Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелеге үз чиратында Рәшит Баязитовны “Туган як” татар газетасы гамәлгә куйган “Ел кешесе-2016”исеменә тәкъдим итә.

Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте башкарма директоры Рамил Салихҗанов Рәшит Баязитовны өлкәнең “Туган як” татар газетасы тарафыннан гамәлгә куелган “Ел кешесе-2016” исеменә тәкъдим итә.

Бу мактаулы исемне татар телен, милли мәдәниятне, дини традицияләрне саклауга, мәгърифәтчелекне үстерүгә өлеш керткән шәхесләргә бирү ниятләнелә.
“Без өлкәнең Татар милли-мәдәни мохтариятендә фикерләшкәннән соң бу исемгә Камка авылында туып үскән якташыбыз, Түбән Новгород өлкәсенең мактаулы меценаты, Себер мөселман Диния нәзарәте рәисе, Мәскәүдә “Ярдәм” дини берләшмәсен төзегән Рәшит Җаббар улы Баязитов лаек дигән карарга килдек”, - дип белдерә татар мохтариятенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов.

“Рәшит Баязитов инде егерме ел дәвамында хәйриячелек белән шөгыльләнә. Түбән Новгород өлкәсендә мәчет салуда, газ кертүдә ярдәм итмәгән бер генә татар авылы юктыр. Өлкәнең “Туган як” газетасы да авыр көннәрендә аңа таянды. Ул Мәскәүдә традицион диннәр өчен тулы бер рухи комплекс төзеде. Өлкәдә чиркәүләрне төзекләндерде. Авыр 90 нчы елларда мәктәпләргә, медпунктларга, колхозларга булышты. Өлкәнең Спас районындагы Бозлау авылында ул чакта һаман төзелеп бетми торган авыл клубы бинасын сафка бастырды. Хәзер ел саен биредә төбәкара “Милли көй” музыкаль фестивале үтә. Бозлауда авыл хуҗалыгының матди-техник базасын ныгытып, шул чактан хуҗалык исән калды”, - дип искә ала татар мохтарияте җитәкчелеге вәкиле.

Рәшит Баязитовның татар авылларына ярдәме күп булуын, өлкәнең Пильна районыннан элек Петрякс авылы күмәк хуҗалыгын җитәкләгән Ринат Җамалетдинов та раслый: “Бигрәк тә авыл кешесенең күңеленә өмет салып, яшәү көче биреп, ул Пильна районы авылларында газ кертелгәнне дистә еллар көткән чакта, 1998 елда аңа мөрәҗәгать иткәч, газ уздыру чыгымнарын капларга булышты. Ул вакытта Петрякс колхозына биргән авыр йөк машиналары да әле дә хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Рәшит Баязитов чын мәгънәсендә милләтебезнең, Түбән Новгород җиренең горурлыгы булып тора”, - ди ул "Ярдәм" берләшмәсенең юбилей вакыйгасы белән котлап.

Бутурлино районындагы Уварово авылында чиркәү настоятеле иерей Илья Филиппов та меценатка рәхмәтләрен җиткерергә кушкан. XIX гасыр уртасында төзелгән, XX гасыр башында ябылган чиркәү бинасын авыл халкына 1999 елда Рәшит Баязитов тулысынча төзекләндереп биргән. Узган ел авыл халкын сөендереп, чиркәүгә хезмәт итәргә настоятель билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100