news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта быел V Федераль Сабантуйны үткәрү өзелергә мөмкин

Түбән Новгородта быел V Федераль Сабантуйны үткәрү өзелергә мөмкин

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Быел Түбән Новгородта үткәрелергә тиешле V Федераль Сабантуйны оештыру, өлкә һәм шәһәр тарафыннан тиешенчә финансланмау сәбәпле, өзелергә мөмкин. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтәриятенең бүген тараткан пресс-релизында хәбәр ителә.

Бу хәбәрләргә караганда, Түбән Новгород хөкүмәте өлкә үзәгендә бәйрәмне үткәрү өчен кирәкле 1,36 миллион сум урынына нибары 210 мең сум гына акча бүлеп биргән. Өстәвенә, әле бу акча да бәйрәмне оештыручылар хисабына күчерелмәгән. Шуңа күрә бүген әлеге күләмле бәйрәмне оештыру эшләре бары тик өлкә мөселманнары Дини идарәсенең керемнәре хисабына гына алып барыла. Хәбәрдә шулай ук бәйрәмне оештыручыларның даими рәвештә җирле түрәләр корган административ киртәләргә юлыгулары да бәян ителә. Шуның бер мисалы итеп күптән түгел генә Дзержински шәһәр Думасының Федераль Сабантуйга әзерлек кысаларында шәһәрдә Татар мәдәнияте көннәре уздыру өчен акча бүлеп бирүдән баш тартуы китерелә.

Билгеле булганча, Түбән Новгород өлкәсендә V Федераль Сабантуйга әзерлек кысаларында апрель ахырында Татар мәдәнияте көннәрен уздыру планлаштырыла. Бу чаралар июль аенда өлкә үзәгендә узачак Федераль Сабантуй белән төгәлләнергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot