news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта “Бердәм Россия” партиясенең XVII съездына әзерлек турында сөйләштеләр

Киңәшмәдә Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Түбән Новгородта “Бердәм Россия” Генераль советы секретаре вазифаларын башкаручы Андрей Турчак партиянең Идел буе федераль округындагы төбәк бүлекләре политсоветлары секретарьлары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре белән очрашты. Киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә Татарстанның Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Очрашу барышында “Бердәм Россия” партиясенең XVII съездына (22-23 декабрьдә Мәскәүдә узачак) әзерләнү мәсьәләләре каралды. Съезд кысаларында, аерым алганда, партиянең төбәкләрдә тормышка ашырылып килә торган зур проектлары белән таныштыру планлаштырылган. Анда Идел буе федераль округы субъектлары актив рәвештә катнашырга уйлый.

Соңрак Андрей Турчак Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Республика парламенты башлыгы Генераль совет секретаре вазифасын башкаручыны партиянең Татарстандагы төбәк бүлегенең XXVII конференциясендә (2 декабрьдә Казанда узачак) катнашырга чакырды. А.Турчак, чакыруны кабул итеп, партиянең илебездәге иң зур төбәк бүлекләреннән берсенең эшчәнлегенә карата зур кызыксыну күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot