news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта балалар өчен татар телендә Яңа ел тамашасы була

Балалар өчен тамашаны Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең яшь активистлары әзерли.

Түбән Новгородта балалар өчен татар телендә Яңа ел тамашасы була
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 14 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятендә аз керемле һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр өчен татар телендә Яңа ел чыршысы хәйрия чарасы үткәреләчәк. Чараны мохтариятнең хатын-кызлар һәм яшьләр оешмасы оештыра. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активистлары Җәмигъ мәчетенең Хәйрия бүлеге ярдәмендә балаларга татлы бүләкләр әзерләгән.

Яңа ел чарасына балалар янына татар Кыш бабае һәм Кар кызы да киләчәк, шулай ук татар әкиятләре геройлары да булачак. Мохтариятнең яшь активистлары балалар өчен татар авылларында безнең әби-бабалар уйнаган уеннарны әзерлиләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100