news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Аулак өй” уздыра

Программада Зифа Исаевадан милли бизәк белән калфак бизәү буенча мастер класс, Динара Хәлиловадан яулык бәйләү буенча остаханә булачак.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Новгородта татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы 23 сентябрьдә “Аулак өй” уздыра. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсенең милли-мәдәни берләшмәләре сайты хәбәр итә. 

Кич утыруда агымдагы елның калган өлешендә үткәреләчәк чаралар турында фикер алышачаклар. Болар арасында фестиваль, театраль куелыш, милли ризыклар пешерү буенча, шулай ук татар артибутлары һәм милли гореф-гадәтләргә кагылышлы мастер-класслар бар.

Чара программасында Зифа Исаевадан милли бизәк белән калфак бизәү буенча мастер класс, Динара Хәлиловадан яулык бәйләү буенча остаханә булачак. Шулай ук милли ризыклар беләк чәй эчү дә булачак. Иң тәмле һәм үзенчәлекле итеп пешерелгән ризык өчен оештыручылардан сувенир-бүләк тә каралган.

Чара Түбән Новгород шәһәре, Кожевенный тыкрыгы 10/13 йортының 4 офисында узачак. Башлану вакыты 16:30 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100