news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта “Ак Барс” һәм “Торпедо” очраша

“Татарстан - Яңа Гасыр” телеканалы хоккей җанатарларына Түбән Новгородтан матчның турыдан-туры трансляциясен тәкъдим итә

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы Түбән Новгородта КХЛ чемпионатының чираттагы матчын үткәрә.
“Ак Барс” белән “Торпедо” 17 сәгатьтә очраша. Бу матчта судьялар Сергей Гусев (Серов), Глеб Лазарев (Пермь), Денис Наумов (Тольятти) хезмәт күрсәтә.
“Татарстан - Яңа Гасыр” телеканалы хоккей җанатарларына Түбән Новгородтан матчның турыдан-туры трансляциясен тәкъдим итә, матч 17 сәгатьтә башлана.
Көндәшләр чемпионат кысаларында 58 тапкыр очрашты: казанлылар активында 35 җиңү, 16 оттыру һәм 7 уен бер якның да җиңмәве белән тәмамланды. Бу сезонда “Ак Барс” белән “Торпедо”ның бердәнбер очрашуы 1 октябрьдә Казанда узды һәм 3:1 исәбе белән барслылар файдасына тәмамланды, дип искә төшерә “барс”лыларның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot