news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородның Уразавылында хәйрия концертына әзерләнәләр

Мәдәни чарада Түбән Новгород өлкәсеннән чыккан артистлар, шулай ук Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова да катнашачак.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). 11 август көнне Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл авылында "Туган ягым - Нижгарым" дип исемләнгән концерт узачак. Бу хакта җирле татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Мәдәни чарада Түбән Новгород өлкәсеннән чыккан артистлар, шулай ук Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова да катнашачак. 
 
Концертта җыелган акчалар хәйрия максатларында тотылачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot