Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгородның татар авылларында спорт ярышлары оештырылды
Суыксу, Семочки, Петрякс, Сафаҗай, Уразавыл һәм Кочко-Пожарда хоккей турнирлары үткәреде, ә Кызыл Октябрь районында биатлон буенча ачык чемпионат узды.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородның татар авылларында спорт ярышлары оештырылды
Суыксу, Семочки, Петрякс, Сафаҗай, Уразавыл һәм Кочко-Пожарда хоккей турнирлары үткәреде, ә Кызыл Октябрь районында биатлон буенча ачык чемпионат узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Биатлон буенча чеспионат фаҗигале рәвештә вафат булган җирле яшьләр палатасының беренче рәисе Рөстәм Айдерханов истәлегенә үткәрелә. Киләсе елда турнир унынчы тапкыр үтәчәк, катнашучылар географиясе киңрәк булыр дип өметләнеп калабыз, ди оештыручылар.
Бер команда да бүләксез калмады. Барысы да грамоталар һәм татлы бүләкләргә лаек булды, ә призерлар кубоклар, медальләр белән һәм акчалата да бүләкләнде, дип яза матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз