Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородның “Седьмое небо” сәүдә үзәгендә янгын чыккан
Сәүдә үзәгеннән 1000нән артык кешене эвакуацияләгәннәр.
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Түбән Новгородта “Седьмое небо” сәүдә үзәгендә янгын чыккан, дип яза “Российская газета”.
Янгын турында иртәнге 11 сәгать тирәсендә хәбәр ителгән. Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгән.
Бинада янгын турында хәбәр итүче һәм янгыннан саклау системалары эшләгән. Шул сәбәпле, сәүдә үзәгенә килүчеләрне һәм хезмәткәрләрне оператив эвакуацияләү мөмкин булган. Гомумән алганда, урамга меңнән артык кеше чыгарылган.
Якынча мәгълүматларга караганда, кафеларның берсендә фритюрницадагы майга ут капкан. Зыян күрүчеләр юк, янгын мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз